2018 елның 28 август аенда ТР Лениногорск муниципаль раоны ГХАТ бүлегендә 500 нче баланың тууы теркәлде. Бу Иван Михаил улы һәм Мария Василий кызы Ребровлар гаиләсенең көтеп алынган малай балалары - Миронының тууын теркәү булды. ГХАТ бүлеге белгече Трошихина Елена Евгений кызы, баланың туу турындагы таныклыгы белән котлау открыткасы тапшырып, яшь әти-әнигә исәнлек-саулык теләде. Малайга нык сәламәтлек һәм якты киләчәк телибез!
30 август – Татарстан Республикасы көне. Быелгы бәйрәм чаралары республиканың яңа дәүләтчелек статусы алуына 25 ел тулуга багышлана. Әлеге уңайдан төрледән-төрле иҗтимагый-сәяси, спорт, мәдәни чаралар үткәрелә. Аларның чираттагысы 27 августта үтә. Бу көнне Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республикабыз үсешенә аеруча зур өлеш керткән үрнәк гаиләләрне кабул итә.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хатыны белән республикасының иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү уздырган. Барлыгы очрашуга 50 гаилә чакырылды, алар «Татарстанның Гаилә альбомы» геройлары булды.
27 август көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы көне кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итте. Әлеге тантаналы чарага җыелган 50 гаилә арасында Балтач районы Борбаш авылыннан Лилия һәм Рөстәм Заһидуллинар гаиләсе дә катнашты.
Менә инде 60 ел бергә Романовлар гаиләсе Сергей улы Анатолий һәм Лазар кызы Любовь матур, тигез гомер итүләрен билгеләп үттеләр.1958 елның 28 августа алар өйләнешәләр.
28 август көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар hәм районыбызның кечкенә гражданнарына туу турында таныклык тапшырылды.
Пенсия идарәсе начальнигы урынбасары А.А. Никоноров аналарга дөрес куллануларын теләп сертификатлар тапшырды.
2018 елның 28 августында Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тантаналы рәвештә тапшыру чарасының чираттагысы узды. Сертификатны алу бәхете районыбызның 11 гаиләсенә тәтеде.
Сертификатка ия булган иң яшь ана - 24 яшьлек Ралия Шәрифуллина , иң өлкән һәм бай әни – 39 яшьлек Голнара Фаттахова. Ул сертификатны өченсе баласы туу сәбәпле алырга килгән.
27 август көнне Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм аның җәмәгате Татарстанның иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләде. Әлеге бәйрәмдә Бөгелмә муниципаль районының Карабаш шәһәр тибындагы бистәсеннән күп балалы Җиләевлар гаиләсе катнашты.
Зөлфия Гыйльметдин кызы һәм Фәнил Хөббулла улы Җиләевларның күп балалы гаиләләре Карабаш бистәсендә олы хөрмәт һәм мактауга ия.
Көне буе Татарстанның төрле районнарыннан, илебезнең төрле төбәкләреннән: Киров өлкәсе, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия Республикаларыннан, Волгоград, Ульяновск, Магнитогорск шәһәрләреннән җыелган 100 гә якын «Ак калфак» оешманың вәкилләре районыбызның җирле йолалары, гореф-гадәтләре, данлыклы шәхесләре, һөнәр үзенчәлекләре белән тан «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының рәисе Кадрия Идрисова сүзләренчә, ел саен 5-6 шундый күчмә утырыш үткәрелә.
Нык гаилә – илебез нигезе, төбәкләр нигезе. Иң яхшы гаиләләр мисалында без ничек дус-тату яшәргә, балаларыңны яратырга һәм тардицияләрне сакларга кирәклеген күрсәтергә телибез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә уздырылган кабул итү тантанасында хәбәр итте.