ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2019 ел
якшәмбе

29 нчы март көнне Никахлашу сараенда “Ныклы гаилә” проектын тормышка ашыру кысаларында үзенчәлекле сценарий буенча никахлашу тантанасы узды.

Вахитовлар гаиләсен әлеге күркәм вакыйга белән котларга мәртәбәле кунаклар – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актлары теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Рәдиф кызы Нигматуллина, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Галина Юрьевна Задворнова килде. ГХАТбүлеге җитәкчесе Динара Наил кызы Заляловадан да изге теләкләр белән котлаулар алдылар.

Гаилә үзәгенең Алтын залына Мендельсон маршы астында 10 гаилә пары керде, алар илле һәм алтмыш ел элек балдаклар белән алмаштылар инде. Әлеге чарада В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары катнашты. Тантанада укучылар 50-60 ел тату гомер иткән, Казан шәһәренең актив һәм тормыш сөючән кешеләрен лаеклы тәрбияләгән хезмәт ветераннарының үрнәк гаиләләре белән таныштылар.

 31 март көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә булачак парлар өчен туй фестивале булып узды. Фестиваль программасында визажист-стилист, дизайнерлар, фотографлар, видеографлар, музыкант, хореографлар белән очрашу һәм десертларны дегустацияләү каралды.


30
март, 2019 ел
шимбә

 2019 елның 30 мартында сәгать 20.30 дан 21.30 га кадәр Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе гаять зур Җир шары сәгате экологик акциясендә катнашты.

 Бу акциянең максаты – бер сәгатькә утларны һәм бөтен электрприборларын сүндерүгә өндәмә. “Җир шары сәгате” акциясендә ел саен 172 дән артык ил һәм 2 миллиардтан артык кеше катнаша.

Яшьләр дә, өлкән яшьтәге кешеләр дә ярата ала. Парда бер-берсенә тигез кешеләр булганда, бу мәхәббәт матур һәм хөрмәткә лаек булачак. Бары тик тигез мөнәсәбәтләрдә генә риясыз мәхәббәт, үзара хөрмәт һәм үзара аңлашу булырга мөмкин.

29 мартта Никахлашу сараенда “Нык гаилә” проектын тормышка ашыру кысаларында тантаналы шартларда ике гаиләгә ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшырылды.

2019 елның беренче квартал нәтиҗәләре буенча Балык Бистәсе районының ГХАТ булегендә туу турынды 22 акт теркәлде. Туган сабыйларнын – 13 малай, 9 кыз. 22 баланың сигезе гаиләдә берече булып, алты бала икенче булып, биш - оченче, оч-дуртенче бала булып туган. Ата-аналары сабыйларга Демьян, Амелия, Райян, Рамзан дигән матур исемнәр кушканнар. Иң яшь әнигә –20 яшь,иң яшь әтигә – 21 яшь.


29
март, 2019 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы Нигматуллина Гөлшат Рәдиф кызы эшлекле сәфәр белән Алексеевск районында булды. Ул район башлыгы Демидов Сергей Анатолий улы белән һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Суниева Э.З. белән очрашты. Очрашу вакытында ГХАТ өлкәсендәге булган сораулар һәм киләчәккә куелган бурычлар турында сүз алып барылды.

2019 елның 28 мартында Ф. З. Яруллина исемендәге Әлмәт музыка көллиятенең НХТ бүлеге студентлары "Гаилә" курсы кысаларында Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идарәсендә булдылар. Алар безнең белгечләр алып барган эшчәнлек төрләре белән таныштылар, бу күпләр өчен ачыш булды. Гражданлык хәле актларын теркәү язмаларының борынгы китабы битләрен карадылар.

 www.gosuslugi.ru услугалар порталында бүгенге көндә өйләнешү гаризасын тулаем рәвештә электрон формада биреп була. Бу хезмәт яшьләргә өйдән чыкмый гына регистрация үтү өчен җайлы. Бигрәк тә бер-береннән ерак яшәүче парларга бу бик зур уңайлыклар тудыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International