ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Исангуловлар гаиләсендә бишенче бала туды. Виталий Исхакович һәм Людмила Петровна улларына Алексей дип исем бирделәр, ул “саклаучы” дигән мәгънәгә ия. Исангулов Алексейнын тууын исәпкә алу 2019 елның 19 мартында 100 теркәү санына туры килде. Бу гаиләдә тагын ике кыз һәм ике ул тәрбияләнә. Күпбалалы бәхетле әти-әнине котлыйбыз. Гаиләләренә тынычлык, иминлек һәм бәрәкәтле тормыш телибез.

Балтач районы Карадуган авылында гомер итүче хезмәт ветераны Габделфаяз Габдуллин олуг юбилеен каршылады.  Тормыш иптәше Кадрия әби белән алар 63ел бергә гомер кичерәләр. Тормышның төрле чагын күргән, кайгы-шатлыкларын кичергән Габделфаяз бабай бүгенге тормыштан канәгать булып бәхетле картлык кичерә. Истәлекле юбилее белән аны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, социаль яклау үзәге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина котлады.Юбилярга Рәсәй Президентының Котлау открыткасын һәм район башлыгының истәлекле бүләген тапшырды. 


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның март аенда Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идарəсендə 212 туу турында акт теркэлде, алар арасында малайлар саны да,  кызлар саны да 106 тəшкил итə.

Апас районындагы демографик хәлне яхшырту максатыннан оешкан махсус эшче төркем үз эшен 2 апрельдә Югары Ындырчы психологик үзәгендә дәвам итте. Биредә бу җирлектә яшәүче ялгыз хатын-кызлар, ир-егетләр, күп балалы әниләр белән түгәрәк өстәл артында җылы очрашу узды. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашып, профилактик чараларның мөһимлеге хакында үз фикерен белдерде. Сый-нигъмәт тулы өстәл артында үткән чарада һәркем бер-берсе белән күрешеп аралашты, борчыган сорауларына җавап ишетте.

Ныклы гаилә проекты кысаларында 2019 елның 01 апрель көнендә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре шәһәрнең яшь кешеләренә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасында катнаштылар. Әлеге тантана хөрмәтенә ГХАТ бүлеге «Минем гаиләм» темасына «Нурлат балалар сәнгать мәктәбе» укучылары ясаган рәсемнәр белән 2019 елга календарь бүләк итте.

Бүген Лаеш муниципаль районының ГХАТ бүлеге җитәкчесе hәм 2 нче номерлы Лаеш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары гаилә hәм андагы мөнәсәбәтләр турында ачык дәрес үткәрделәр. Балалар укытучы-психолог Татьяна Викторовна Нохратская белән бергә чыгышны кызыксыну hәм игътибар белән тыңладылар. Дәрес дәвамында укучылар үзләрен кызыксындырган, гаиләгә кагылышлы сорауларга җавап алдылар.


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Ә ел башыннан бирле 19 нәни әлкиле исәпкә алынган. Җиде пар өйләнешкән (ел башыннан – 22), 1 гаилә таркалган. Быел барысы 6 пар аерылышкан. 34 райондашыбыз (ел башыннан – 79 кеше) мәңгелеккә күчкән.

Чагыштыру өчен: былтыр мартта 14 бәби (елның башыннан – 39) теркәлгән. Никахлашучылар саны 3 (ел башыннан 11). Мартта 5 гаилә таркалган (ел башыннан 13). Бу айда – 30, ел башыннан 74 кеше бакыйлыкка күчкән.

 

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 2019 елның 1нче кварталында туучылар санына йомгак ясалды.

2019 елның 3 аенда Бөгелмәдә 208 бала туган. Шуларның 101е – малай, 107се – кыз. Дөньяга килгән 208 баланың 77се – гаиләдә беренче, 95е – икенче, 25е – өченче, 11 бала дүртенче һәм аннан соңгылар.

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре март аен туу актларының күп булуы белән сөендерәләр. Әгәр узган елның март аенда 19 бала туган булса, быел исә 32 туу акты теркәлгән. Димәк, артым 40% тәшкил итә. Туган 32 баланың - 15 кыз бала, 17-се малайлар.

2019 ел башыннан бирле Нурлат муниципаль районы ЗАГС бүлеге Башкарма комитеты белән 100-нче яңа туган бала теркәлгән.

Юбилей бала – Милана Янышева 01 апрельда туган, ул Дмитрий һәм Ирина Янышевлар гаиләсендә өченче бала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International