“Ныклы гаилә” проекты кысаларында 2019 елның 01 апрель көнендә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре шәһәрнең яшь кешеләренә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасында катнаштылар. Әлеге тантана хөрмәтенә ГХАТ бүлеге «Минем гаиләм» темасына «Нурлат балалар сәнгать мәктәбе» укучылары ясаган рәсемнәр белән 2019 елга календарь бүләк итте.