Апас районындагы демографик хәлне яхшырту максатыннан оешкан махсус эшче төркем үз эшен 2 апрельдә Югары Ындырчы психологик үзәгендә дәвам итте. Биредә бу җирлектә яшәүче ялгыз хатын-кызлар, ир-егетләр, күп балалы әниләр белән түгәрәк өстәл артында җылы очрашу узды. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашып, профилактик чараларның мөһимлеге хакында үз фикерен белдерде. Сый-нигъмәт тулы өстәл артында үткән чарада һәркем бер-берсе белән күрешеп аралашты, борчыган сорауларына җавап ишетте.