Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә туучылар саны буенча2019 елның 1 кварталына йомгак ясалды

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 2019 елның 1нче кварталында туучылар санына йомгак ясалды.

2019 елның 3 аенда Бөгелмәдә 208 бала туган. Шуларның 101е – малай, 107се – кыз. Дөньяга килгән 208 баланың 77се – гаиләдә беренче, 95е – икенче, 25е – өченче, 11 бала дүртенче һәм аннан соңгылар.

1 кварталда туган кызларга кушылган иң популяр исемнәр – Азалия, Эмилия, Милана, Мария. Бөгелмәлеләр үз сабыйларына биргән иң популяр малайлар исемнәре арасында – Әмир, Артем, Владислав, Мирон, Роман.

Иң гадәти булмаган исемнәр: кызлар арасында – Алана, Асель, Далия, Лирия, Лейла, малайларныкы – Айдан, Әгъзам, Гордей, Имран, Замир.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International