Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идəрəсендə 2019 нчы елның март аенда туган балалар санына нəтиҗə ясалды
2019 елның 2 апреле, сишәмбе
2019 елның март аенда Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идарəсендə 212 туу турында акт теркэлде, алар арасында малайлар саны да, кызлар саны да 106 тəшкил итə.
Гаилəлəр арасында 69 беренче тапкыр əти-əни булдылар, 91 гаилə икенче тапкыр əти-əни булу шатлыгын татыды, 52 сабыйның гаилəсендə өч яисə өчтəн күбрəк абый-апалары үсеп килə.