Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре март аен туу актларының күп булуы белән сөендерәләр. Әгәр узган елның март аенда 19 бала туган булса, быел исә 32 туу акты теркәлгән. Димәк, артым 40% тәшкил итә. Туган 32 баланың - 15 кыз бала, 17-се малайлар.
Исемнәргә килгәндә исә, алар үзләренең матурлыгы, төрлелеге белән һәрчак сөендереп, гаҗәпләндереп торалар. Елның өченче ае Тамерлан, Винер, Астхик, Анелия, Аиша, Ева кебек районыбыз өчен сирәк исемнәр белән истә калачак. Олег, Рамил, Вероника кебек онытылган исеменәр яна сулыш алдылар. Кирилл, Әмир, Азалия - айның иң популяр исемнәре. Иң яшь әниебезгә –19тулган, ә иң яшь әтиебезгә – 24. Иң өлкән әнигә – 38, ә иң өлкән әтигә – 49.
Шулай ук бу айда 16 пар дәүләт каршында законлы рәвештә гаиләләрен теркәделәр. Узган елның март ае белән чагыштырганда бу саннар 19% ка күбрәк. Иң яшь кәләшкә 19 яшь булса, иң яшь кияүгә 20 тулган. Иң өлкән кәләш 63 яшен тутырган, иң өлкән кияүгә 64 яшь.
Узган елның март аенда үлем турында 61 акт теркәлгән булса, быел бу сан нибары 44 очракта тукталды. Узган ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 28% ка азрак. Әлбәттә, бу саннар сөендерми калмый.