29 нчы март көнне Никахлашу сараенда “Ныклы гаилә” проектын тормышка ашыру кысаларында үзенчәлекле сценарий буенча никахлашу тантанасы узды.
Вахитовлар гаиләсен әлеге күркәм вакыйга белән котларга мәртәбәле кунаклар – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актлары теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Рәдиф кызы Нигматуллина, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Галина Юрьевна Задворнова килде. ГХАТбүлеге җитәкчесе Динара Наил кызы Заляловадан да изге теләкләр белән котлаулар алдылар.
Котлау гадәти булмаган формада узды, чөнки театрлаштыру элементлары белән бергә үрелеп барды. Анда Чистай Никахлашу сарае бинасын 1846 нчы елда торак йорт буларак төзегән сәүдәгәр Иван Леонтьевич Мешкичев та Лилия Ринат кызын һәм Альберт Эльнур улын шушы истәлекле көн белән котларга килгән иде. Гаилә институтының нигезлеге һәм гаилә кыйммәтләрен саклау һәм популярлаштыру нигезе буларак, гаилә үзләренең ныклыгын символлаштырды.
Никахлашу тантанасының яңа форматында яратучы ике йөрәк берләштерелде, яңа гаилә барлыкка килде, якты елмаюлар һәм кунакларның изге теләкләре аларның гаилә тормышының яхшы башлангычы булыр дип ышанасы килә.