Гаилә үзәгенең Алтын залына Мендельсон маршы астында 10 гаилә пары керде, алар илле һәм алтмыш ел элек балдаклар белән алмаштылар инде. Әлеге чарада В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары катнашты. Тантанада укучылар 50-60 ел тату гомер иткән, Казан шәһәренең актив һәм тормыш сөючән кешеләрен лаеклы тәрбияләгән хезмәт ветераннарының үрнәк гаиләләре белән таныштылар. Юбилярлар гаилә бәхете серләре белән уртаклаштылар һәм якын киләчәктә үз гаиләләрен корачак студентларга теләкләрен җиткерделәр. Озын гомерле парлар Казан шәһәре ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кул куйдылар. Юбилярларның туганнары һәм якыннары котлауларга кушылды.