2019 елның 10 июнендә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Россия Көне алдыннан Тәтеш икенче номерлы урта мәктәбенең укучылары белән (класс җитәкчесе Е.С.Нигматуллина) очрашу узды.
Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе, хезмәт һәм дуслык бәйрәме, һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Бу бәйрәмдә һәр елны Балтач районында иң өлкән кешеләрне, яңа өйләнешкән парларны һәм яңа туган балаларның әти-әнилэрен бүләкләп үтәләр.
2019 елның 8 июньдә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 1000 пар теркәлде. Юбилей парлар булу бәхетенә Даутовларның яшь гаиләсе иреште.
2019 елның 8 июнендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Андрей һәм Альбина Еремеевларның никахларын теркәү тантанасы узды. Яшьләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды – алар 2019 елда Чистай муниципаль районында никах төзегән 100 нче парга әверелде, бу яшь гаилә өчен көтелмәгән хәл булды.
2019 елның 8 нче июнь көнендә ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре булачак яшь парларга Идарә буенча экскурсия оештырдылар һәм бина кагыйдәләре белән таныштырып үттеләр.
2019 елның 8 нче июнь көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендə гадəттəгечə шимбə көнне үтə торган «Булачак яшь гаилə мəктəбе «Юнона» дəресе узды.
Муниципаль район башлыгы Вазыйхов Наил Алберт улы 50 һәм 60 ел бергә гомер итүче парларны тәбрикләп рәхмәт сүзләре җиткерде.
Бүген Арча халкы гадәти булмаган туй кортежының шаһиты булды. Кияү белән кәләш, Руслан белән Люция Александровлар барлык туй шартларына туры китереп бизәлгән «КАМАЗ» йөк машинасына утырып ЗАГС каршына килеп туктады.
2019 елның 6 июнендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә документларны кабул итүне һәм бирүне оештыру кысаларында Күпфункцияле үзәк дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә Чистай шәһәрендә АИС Күпфункцияле үзәк дәүләт мәгълүмат системасында башкарма комитет эше буенча зона укыту семинары уздырылды.
7 июнь көнне Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә җәйге туйлар сезоны ачылды.