ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Фазлыева Ләйлә Ринат кызы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш идарәсе башлыгы – Бәдриев Илдар Фоат улы, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары – Галәветдинов Артем Илдархан улы, урыннарда - республика муниципаль берәмлекләренең ГХАТ идарәләре, бүлекләре башлыклары катнашты.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә Александр һәм Наилә Фурасьевларны яңа туган җиденче балалары белән тантаналы төстә өйләренә озаттылар.

Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – Муром князе Петр һәм Феврония хөрмәтенә оештырылган. 2019 елның 6 июлендә Әлмәт шәһәрендә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында узган тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Владимир кызы Лаптева Сафиннар һәм Нуришановлар гаиләләренә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырды.

Быел беренче бертөсле пар Хәйруллиннар Рамил Шамил улы һәм Миләүшә Илгизәр кызы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә теркәлде, бу сирәк очракларның берсе булып тора.

2019 елның 11 июлендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 12 гаиләгә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталы сертификаты тапшырылды.


10
июль, 2019 ел
чәршәмбе

«УЯВ-2019» чуаш мәдәнияте республика бәйрәмен үткәрү кысаларында «Гаилә традицияләре чишмәләре» дигән гаилә иҗаты конкурсы үткәрелде.

8 июль көнне Актаныш муниципаль районында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне Актаныш район үзәгендә балдаклар төшкән яшь парлар аллеясында кичке 18 сәгатьтә барлык район халкы катнашында утте. Бәйрәм тантанасын район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева алып барды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Баулы районында матур һәм якты вакыйгалар булып узды.

2019 елның 10 июлендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 14 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

2019 елның 8 июлендә Мөслим районында «Кояшлы Ык» яр буенда барлык район халкы өчен гаилә велопрогулкасы оештырылды. Чарада катнашкан барлык гаиләләргә әлеге бәйрәмнең символлары – ромашка бәйләмнәре өләшенде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International