ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2019 ел
шимбә

Скверга керүчеләрнең һәркайсын матур җырлап-биеп фольклор ансамбле каршы алды. Халык осталарының кул эшләре һәм сынлы-гамәли сәнгать ярминкәсе, мастер-класслар үткәрелде. Балалар өчен махсус мәйданчыкта аниматорлар тарафыннан төрле кызыклы уеннар оештырылды, аттракционнар гөрләде.

2019 нчы елның 13 нче июль көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә«Булачак яшь гаилә мәктәбе «Юнона» проекты кысасында яшь парлар белән әңгәмәне баш пристав Сергей Шадрин алып барды.

Әлмәт шәһәренең яшь парлары «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» исемләнгән хәйрия акциясендә катнашуларын дәвам итәләр. Акциянең төп максаты – мохтаҗ булган сабыйларга матди ярдәм күрсәтү.

13 июль көнне Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре алтын туйларын – бергә торуларының 50 еллык юбилее билгеләп үтүче Любовь Федоровна һәм Александр Игнатьевич Филоновларны котладылар.


12
июль, 2019 ел
җомга

2019 нчы елның 12 нчы июлендә узган “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” бәйрәмендә иң зур выкыйгаларның берсе - медаль тапшыру тантанасы булды. Мамадыш районында әлеге медаль 13 гаиләгә тапшырылган инде. Быел исә бу югары бәягә тагын Югары Сөн авылыннан Хаевлар гаиләсе лаек булды.

2019 елның 12 июлендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә туу турында таныклык тапшыру тантанасы булды. Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов исеменнән ГХАТ бүлегенең җитәкчесе Наталья Кадыйрова өч бәхетле гаиләгә истәлекле бүләк тапшырды, әти-әниләренә бәхет, уңышлар, нык гаилә учагы, балаларыныӊ сәламәт булып үсеп, үз ата-аналар уңышлары белән сөендерүләрен теләде.

12 июль көнне Зәй районында “Гаилә – бәхет ачкычы” дигән кичә үткәрелде. Бәйрәмендә үрнәк гаиләләр Юсупоавлар, Шабановлар, Платоновлар, Терентьевлар, Гареевлар, Садиловлар катнашты.

2019 елның 12 июлендә  Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 500 пар үзенең гаилә берлеген теркәде. ГХАТ Идарәсе белгечләре Носов Даниил Александр улын һәм Курамшина Камилә Рамил кызын никахлашу көне белән котладылар.

Гаилә институтын, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту Әлмәт муниципаль районының иң мөһим бурычларыннан берсе. Бүгенге көндә безнең районда 2339 күп балалы гаилә яши. Аларның саны елдан-ел арта бара.

Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәт итеп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Мәхәббәт, тугрылык , татулык билгеләре элек-электән ныклы гаилә нигезе булып санала. Шундый үрнәк гаиләләр бу кыйммәтләрне буыннан-буынга күчерә, матур яшәү өлгесе итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International