Зәй районнында «Гаилә – бәхет ачкычы» дигән чара узды

2019 елның 12 июле, җомга

12 июль көнне Зәй районында “Гаилә – бәхет ачкычы” дигән кичә үткәрелде. Бәйрәмендә үрнәк гаиләләр Юсупоавлар, Шабановлар, Платоновлар, Терентьевлар, Гареевлар, Садиловлар катнашты. Гаиләләр үзләренең талантларын, төрле ситуациядән оста чыгуларын, зирәк тәрбияче булуларын күрсәттеләр. Гаиләдә татулык булса, бер-береңне аңлап, бер-береңә ярдәмләшеп яшәгәндә бу тормышта бик күп нәрсәләргә ирешеп була. Гаилә ул – җылы учак. Шушы учак мәңге сүнмәсен, сүрелмәсен. Аның янына һәр гаилә әгъзасы теләп җыелсын. Гаиләләребезнең нигезе нык, какшамас булсын. Аны беркем дә, беркайчан да җимермәсен. Кичә бик күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International