Мамадыш районында “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшыру тантанасы узды

2019 елның 12 июле, җомга

2019 нчы елның 12 нчы июлендә узган “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” бәйрәмендә иң зур выкыйгаларның берсе - медаль тапшыру тантанасы булды. Мамадыш районында әлеге медаль 13 гаиләгә тапшырылган инде. Быел исә бу югары бәягә тагын Югары Сөн авылыннан Хаевлар гаиләсе лаек булды.

Рәфәгат Хаевич һәм венера Ниязовна Югары Сон авылында гына түгел, районыбызның да хөрмәткә лаеклы кешеләре. Алар 1959 елда мәктәптә танышалар. Ул вакытта Венера апа 9 сыйныф укучысы, Рәфәгат абый рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Берничә елдан бу ике йөрәк бергә кавыша. 25 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган 20 ел партком секретаре булып эшләгән Рәфәгат абый белән 38 ел мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия биргән Венера апанын хезмәттә ирешкән казанышлары өчен алар күп кенә орден –медальләр, мактау грамоталары белән бүләкләнәләр. Укучыларын да үз балаларыдай якын күреп тәрбияләгән бу парның үзләренең дә 5 балалары бар. Олы уллары –Ринат Казан авиация технологияләре фәнни тикшерү институтында бүлек башлыгы, Руфинә –Түбән Сон урта мәктәбендә директор урынбасары, Гөлнара -Алабуга электр челтәрендә баш бухгалтер урынбасары, Айдар –Актаныш районы үзәк хастаханәсендә баш табиб, Илдар - Лениногорск шәһәре суд председателе. Биш төрле һөнәр иясенә биш төрле сөенеп яши Рәфәгат абый белән Венера апа.Гармунда, фортепянода оста итеп уйнаган Рәфәгат абый белән җырга - биюгә оста Венера апаларның төрле яклы сәләтләре бабаларның балаларына да күчкән. Кияү –киленнәрдән дә унган Хаевлар гаиләсе. Һәрберсе зур хөрмәткә ия булган бу гаиләгә исәнлек –саулык, гаилә бәхете, тигез озын гомер теләп калабыз.

 Әйтергә кирәк, Рәфәгат ага белән Венера ханым быел бриллиант туйларын бәйрәм итәләр. Тантанага “кияү” белән “кәләш” барлык балалары һәм оныклары белән килгән иде. Сәхнәнгә дә алар гөрләшеп зур матур тату гаиләләре белән бергәләшеп менделәр. “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшыру миссиясен район башлыгы анатолий Иванов башкарды. Ул бәхетле әби-бабайга матур теләкләрен җиткерде, буләкләр тапшырды.

Бүләкләү чарасы Рәфәгат абый һәм Венера апаның күккә ак күгәрченнәр очырту белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International