Гаилә институтын, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту Әлмәт муниципаль районының иң мөһим бурычларыннан берсе. Бүгенге көндә безнең районда 2339 күп балалы гаилә яши. Аларның саны елдан-ел арта бара.
Әлмәт районында 24 мең 745 гаилә яши, аларда 40 меңнән артык бала тәрбияләнә, 2319 гаилә күп балалы, 689 гаилә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияли, 283 опекун һәм 31 тәрбиягә бала алган гаилә, аларда 420 бала тәрбияләнә.
Күп балалы ана булу-гомер буе өйрәнгән гаҗәеп һөнәр. 11 бала анасы, Әлмәт районы буенча «Гаилә канаты астында» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы филиалы җитәкчесе Лилия Даишева күп балалы Уткиннар һәм Измайловлар гаиләләрен котлап, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.