Сарман районында «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көне

2019 елның 12 июле, җомга

Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәт итеп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Мәхәббәт, тугрылык , татулык билгеләре элек-электән ныклы гаилә нигезе булып санала. Шундый үрнәк гаиләләр бу кыйммәтләрне буыннан-буынга күчерә, матур яшәү өлгесе итә.

Яшь буынга үрнәк булырдай гаиләләр районыбызда күп. Менә шундый күркәм сыйфатларга ия булган Әзһәт һәм Гөлнур Хөснуллиннар 55 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Район үзәгендәге Ял паркында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне һәм “Ныклы гаилә” Россия проекты кысаларында узган бәйрәмендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин аларга “Тугрылык һәм мәхәббәт” медален тапшырды. Ул барлык гаиләләргә исәнлек-иминлек теләде,  исхлас котлады, изге теләкләрен ирештерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International