Әлмәт шәһәрендә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшыру

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – Муром князе Петр һәм Феврония хөрмәтенә оештырылган.

2019 елның 6 июлендә Әлмәт шәһәрендә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында узган тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Владимир кызы Лаптева Сафиннар һәм Нуришановлар гаиләләренә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырды.

Сафиннар Рәмзия Әнвәр кызы һәм Рафаил Рәхмәтулла улы 38 ел бергә яшиләр. Рәмзия Әнвәр кызы-стажлы педагог, Рафаил Рәхмәтулла улы -нефтьче. Сафиннар гаиләсе бик тату һәм хезмәт сөючән. Ирле-хатынлы өч бала һәм алты оныгын кайгыртып, яратып яшиләр. Алар гаиләсендә тәрбия бирүнең нигезе булып гаилә традицияләрен саклау, өлкәннәргә хөрмәт, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү тора.

Нуришановлар Сиринә Миннулла кызы һәм Альберт Әнәс улы менә инде 41 ел тату гомер итәләр. Сирина Миңнулла кызы – тәрбияче, Альберт Әнәс улы-медицина өлкәсендә 41 ел хезмәт иткән табиб-травмотолог-ортопед. Ирле – хатынлы өч бала тәрбияләп үстерәләр – алар барысы да әтиләре юлыннан киткәннәр-медицинаны сайладылар. Бүген алар үз балаларына дүрт онык тәрбияләүдә булышалар. Бу искиткеч медицина династиясе яшь буын өчен үрнәк булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International