2019 елның 11 июлендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсенең эшлекле киңәшмәсе узды

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Фазлыева Ләйлә Ринат кызы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш идарәсе башлыгы – Бәдриев Илдар Фоат улы, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары – Галәветдинов Артем Илдархан улы, урыннарда - республика муниципаль берәмлекләренең ГХАТ идарәләре, бүлекләре башлыклары катнашты.

Г.Р.Нигъмәтуллина агымдагы елның беренче яртыеллыгында гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алуга вәкаләтле органнарның эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады.

Шулай ук сүз Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Г.И.Сәгыйтова, Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Г.Крайновага бирелде. Алар Бөтенроссия бәйрәме «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»нә багышланган бәйрәм чарасын әзерләү һәм үткәрү турында сөйләделәр.

Л.Р.Фазлыева Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше исеменнән 2019 елның августына планлаштырылган Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә ел саен уздырылучы кабул итүне әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International