ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2019 ел
якшәмбе

2019 елның 19 октябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Светлана һәм Николай Незнаковлар гаиләсендә 3нче бала тууы теркәлде.

Ел саен Яр Чаллыда язгы һәм көзге гомумшәһәр өмәсе үткәрелә. Бу чара үз территорияләрен көнкүреш калдыкларыннан җыештырырга, мәдәният дәрәҗәсен күтәрергә һәм үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү нигезләрен бирергә теләгән гражданнар һәм оешмаларның тырышлыгын берләштерә.

19 нчы октябрь көнне «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе узды. Акция Аксубай районы белем бирү учреждениеләрендә, туган якны өйрәнү музее һәм шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең үзәк мәчетендә узды.


19
октябрь, 2019 ел
шимбә

Туй-җитди эш. Күп кенә парлар, тантанага әзерләнгәндә, киләчәктә гаилә тормышы бәхетле булсын өчен, һәр вак-төякне исәпкә алырга тырышалар. Яшьләр гадәттә туй көнен сайлаудан башлыйлар. Кемдер гороскопларга, сынамышларга ышана. Билгеле булганча, саннар безнең тормышка билгеле бер йогынты ясый һәм 2019 елның 19 октябре дә читтә калмады.

2019 елның 19 нче октябрь көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендə гадəттəгечə шимбə көнне үтə торган «Булачак яшь гаилə мəктəбе «Юнона» дəресе узды.

«19.10.19» Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə 15 пар никахын теркəде. 

19 октябрь, шимбә көнне Кайбыч районында «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе узды. Кайбыч районының 18 мәктәбендә Роберт Миңнуллинның  «Мин кулыма китап алам» әсәре буенча татар теле диктанты язылды.

Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатларында «2014-2020 елларга Дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» программасы буенча ел саен Татарстан Республикасында «Татарча диктант» исемле белем бирү акциясе үткәрелә.

19 октябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә узган Гаилә психологының кабул итүендә 1,5 ел һәм 3 ел бергә яшәгән һәм аерылышу турында карар кабул иткән 2 пар катнашты. Әңгәмә барышында мондый карарга китергән сәбәпләр ачыкланды, киләчәктә кризислы хәлләргә юл куймас өчен киңәшләр бирелде.

Октябрь аеның аяз көнендә Бөгелмә районы Кодаш авылында Вафиннар гаиләсе никахлашу көнен билгеләп үтте.  Ягъфәр Галим улы һәм Миншакирә Мөхәммәтгали кызы 60 ел бергә гомер итәләр. Ходай бу парга балалар бирмәсә дә, ир белән хатынның йорты һәрвакыт кунаклар белән тулы. Бүген, 19 октябрь көнне, никах теркәү көнендәге кебек үк, алар шатлык белән балкыдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International