Ел саен Яр Чаллыда язгы һәм көзге гомумшәһәр өмәсе үткәрелә. Бу чара үз территорияләрен көнкүреш калдыкларыннан җыештырырга, мәдәният дәрәҗәсен күтәрергә һәм үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү нигезләрен бирергә теләгән гражданнар һәм оешмаларның тырышлыгын берләштерә.
2019 елның 19 октябрендә өмәдә ГХАТ идарәсе белгечләре дә актив катнашты. Иртән алар Яр Чаллы шәһәрен төзекләндерүгә үз өлешләрен кертү өчен Тантаналар сарае территориясен генә түгел, шәһәрне дә җыештырырга чыктылар.