Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə «Көзге арты дөньясы» дип исемлəнгəн тематик көн

2019 елның 19 октябре, шимбә

«19.10.19» Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə 15 пар никахын теркəде.

Идарəбезнең яшьлəре өчен үзенчəлекле тематик мəйданчык оештырылды. Әлеге мəйданчык аша кияү белəн кəлəш көзгелəр дөньясына күмелеп, тапкырлыкларын һəм зирəклеклəрен үрсəтеп, кызыклы уеннарда катнаша алдылар. Уен аша кем өйдə хуҗа булачагын ачыкладылар. 19.10.19 яшьлəр тарафыннан тиктомалдан гына сайланмаган. Ай календаренə мөрəҗəгать итсəң, 1 - гаилəдə бер-береңне аңлау, ə 9 – бай тормыш турында сөйли. Ә без үз чиратыбызда барлык яшьлəребезгəəлеге уңай юрауларга ышанып, тормыш буенча бугенгедəй шат йөзлəр белəн атлауларын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International