Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә чираттагы психолог кабул итүе узды

2019 елның 19 октябре, шимбә

19 октябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә узган Гаилә психологының кабул итүендә 1,5 ел һәм 3 ел бергә яшәгән һәм аерылышу турында карар кабул иткән 2 пар катнашты. Әңгәмә барышында мондый карарга китергән сәбәпләр ачыкланды, киләчәктә кризислы хәлләргә юл куймас өчен киңәшләр бирелде.

Психолог белән эчкерсез әңгәмә яшь парларны уйланырга мәҗбүр итте: аерылышу кебек җитди карар кабул иткәнче, никахыгызны саклап калу өчен, сез барысын да эшләдегезме?  Белгеч белән мондый сөйләшүләрдән соң бер генә булса да яшь гаиләне саклап калырга өмет бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International