«Татарча диктант» акциясе

2019 елның 19 октябре, шимбә

Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатларында «2014-2020 елларга Дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» программасы буенча ел саен Татарстан Республикасында «Татарча диктант» исемле белем бирү акциясе үткәрелә.

Быел акция дүртенче тапкыр үткәрелә. Диктант тексты КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының татар теле филологлары тарафыннан билгеләнә. Диктант бердәм көнне Россия Федерациясенең барлык субъектларында, чит илләрдә һәм Татарстан Республикасы районнарында үткәрелә. Быел диктант Россиянең 45 төбәгендә, Татарстанның барлык районнарында һәм дөньяның 12 илендә узачак. Алар арасында Төркия, Әзербайҗан, Англия, Канада, Болгария, Германия, Казахстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һ. б. бар.

2019 елның 19 октябрендә  Әлмәт муниципаль районында теләге булган һәр кеше үз көчен татар телендә диктант язуда сынап карады. Район башкарма комитетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Әмирова Г. Р. һәм баш белгеч Нуриева Р. Ф. шулай ук әлеге акциядә катнаштылар.

Диктант нәтиҗәләре акциянең рәсми сайтында үткәрелгәннән соң 30 көннән дә соңга калмыйча басылып чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International