Аксубай районында «Татарча диктант» белем бирү акциясе

2019 елның 20 октябре, якшәмбе

19 нчы октябрь көнне «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе узды. Акция Аксубай районы белем бирү учреждениеләрендә, туган якны өйрәнү музее һәм шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең үзәк мәчетендә узды.   Акциянең максаты – дөрес язуга кызыксыну уяту, әдәби татар телен белү, орфографик хаталарны тикшерү, филологларны һәм татар теле укытучыларын популярлаштыру. Акциядә шулай ук Аксубай муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгече Ләйлә Шәйхетдинова да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International