Туй-җитди эш. Күп кенә парлар, тантанага әзерләнгәндә, киләчәктә гаилә тормышы бәхетле булсын өчен, һәр вак-төякне исәпкә алырга тырышалар. Яшьләр гадәттә туй көнен сайлаудан башлыйлар. Кемдер гороскопларга, сынамышларга ышана. Билгеле булганча, саннар безнең тормышка билгеле бер йогынты ясый һәм 2019 елның 19 октябре дә читтә калмады.
Бу көнне Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 8 парның никахы теркәлде. Статистика буенча, октябрь аенда ихтирамга һәм мәхәббәткә нигезләнгән иң нык гаилә берлекләре барлыкка килә. Яшь парларны гаилә туу белән котлыйбыз! Гаиләләрегездә һәрвакыт мәхәббәт һәм хөрмәт хөкем сөрсен!