Кайбыч муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре «Татарча диктант» акциясенә кушылды

2019 елның 19 октябре, шимбә

19 октябрь, шимбә көнне Кайбыч районында «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе узды. Кайбыч районының 18 мәктәбендә Роберт Миңнуллинның  «Мин кулыма китап алам» әсәре буенча татар теле диктанты язылды. Диктант үткәрүнең төп урыны Олы Кайбыч мәктәбе булды, анда 102 кеше катнашты, диктант язучылар арасында барлык теләүчеләр дә бар иде, өлкәннәр дә читтә калмады. ГХАТ бүлеге җитәкчесе шулай ук «Татарча диктант»акциясенә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International