ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә «алтын» юбилярларны котлау тантанасы узды. 50 ел бергә гомер иткән Абдуллиннар Гадил Акмал улы һәм Минҗиһан Әкрам кызы тантаналы чараның төп кунаклары булдылар.


29
ноябрь, 2019 ел
җомга

Гаилә тормышының ярты гасырлык чиген узган Казан парларын гаилә юбилее белән тантаналы шартларда котладылар.

Яшел Үзән перинаталь үзәгендә туу турында таныклык тапшыру тантанасы булды. Романенко гаиләсендә беренче бала – Виктория кызлары туа. ГХАТ бүлеге баш белгече Ләйлә Хәбирова бәхетле әти - әниләргә сабыйның беренче төп документын-туу турында таныклыкны тапшырды. Таныклык тапшырганда, кыз бала тыныч кына кайгыртучан әти кулында изрәде. Яшь әти-әниләргә һәм аларның туганнарына, якыннарына тынычлык, иминлек һәм шатлык телибез!

2019 елның 25 ноябреннән 1 декабренә кадәр «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе уза. Акция халыкка ВИЧ-инфекцияне тапшыру юллары һәм профилактикалау чаралары турында мәгълүмат бирүгә, юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы бала тудыру бүлегендә Бердәм Россиянең «Нык гаилә» исемле партия проекты нигезендә күпбалалы гаиләләрне хөрмәтләделәр. Көтеп алынган сабый дөньяга аваз салгач, йорт бәхет һәм шатлык белән тула. Бала туу- ул серле бер могҗиза.


28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

25 ел элек язмышларын бер-берсенә бәйләп, Ринат Миннегаббас улы һәм Гүзәл Мансур кызы Валиуллиннар гаиләләрендә мәхәббәт һәм тугрылык саклап калдылар. Үзара ярдәм итү һәм аңлашып яшәү юбилярларга тормыш авырлыкларын җиңәргә ярдәм итә, ә аларның оптимизмы һәм тормыш энергиясе балалар өчен үрнәк булып тора.

Әмма бу бәхетле тарихның башы гади генә түгел. Үз вакытында Алабуга кызы Екатерина Герасимова турында күп яздылар һәм сөйләделәр. Бүген, дүрт елдан соң, без Алабуганың атаклы өч игезәкләренең ничек яшәвен ачыкларга булдык.

Тукай районы Түбән Суык-Су авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган гадәти булмаган бәйрәм узды. Күп балалы аналар өчен иң яхшы бүләк – балалары Ильмир һәм Диананың язылышу кәннәре булды.


27
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

 2019 елның 27 ноябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Шәһәр Советы депутаты Евгений Юрьевич Архипов, Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Рафаилович Фәттахов һәм ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равиля Гильметдиновна Зарипова Чаллы шәһәренең 60 гаиләсенә сертификатлар тапшырдылар.

Илебездә туган һәр бала тормышка, иреккә һәм милли бурычның бер өлешенә аерылгысыз хокук ала. Безнең балаларга үз нәселләрен дәвам итү генә түгел, ә Россия Федерациясе халыкларының Бөек гаиләсен тулыландырырга да туры киләчәк!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International