Яшел Үзән перинаталь үзәгендә туу турында таныклык тапшыру тантанасы узды

2019 елның 29 ноябре, җомга

Яшел Үзән перинаталь үзәгендә туу турында таныклык тапшыру тантанасы булды. Романенко гаиләсендә беренче бала – Виктория кызлары туа. ГХАТ бүлеге баш белгече Ләйлә Хәбирова бәхетле әти - әниләргә сабыйның беренче төп документын-туу турында таныклыкны тапшырды. Таныклык тапшырганда, кыз бала тыныч кына кайгыртучан әти кулында изрәде. Яшь әти-әниләргә һәм аларның туганнарына, якыннарына тынычлык, иминлек һәм шатлык телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International