Яңа туган нәниләрне хөрмәтлә: Россия өчен һәрбер бала мөһим!

2019 елның 29 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы бала тудыру бүлегендә Бердәм Россиянең «Нык гаилә» исемле партия проекты нигезендә күпбалалы гаиләләрне хөрмәтләделәр. Көтеп алынган сабый дөньяга аваз салгач, йорт бәхет һәм шатлык белән тула. Бала туу- ул серле бер могҗиза.

Шундый кечкенә могҗиза Кузнецовлар гаиләсендә дә булды: Виталий Петрович һәм Татьяна Андреевналарның дүртенче нәниләре- кызлары Кристина дөньяга килде. Ә Рамиль Эльфат улы һәм Илүзә Рубис кызы Миннәхметовлар гаиләсендә өченче бала- көтеп алынган уллары Әбделмәлик туды.

Нәниләрне хөрмәтләү тантанасында Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитетының җитәкче урынбасары Гыйльметдинова Римма Ринат кызы яшьләргә үзенең җылы теләкләрен җиткерде. «Бала туу- гаилә өчен һәрвакыт мөһим вакыйга булып тора. Сезгә һәм нәниләргә зур бәхетләр телим. Гаиләгезгә тигезлек, тыныч тормыш, уңышлар һәм мәхәббәт юлдаш булсын».

Римма Ринат кызы демография хәлне яхшыртуның Әгерҗе районы һәм гомүмән бөтен илебез өчен дә кирәкле булуны искәртеп үтте һәм әти-әниләргә нәниләрен илебезнең лаеклы гражданины итеп тәрбияләү өчен күп тырышлык куярга кирәклеген әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International