ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

         2019 елның 1 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре ноябрь аенда туучылар санына йомгак ясадылар.

Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет!ь2019 елның  ноябрь аенда Әлмәт шәһәрендә 207 бала дөньяга килде. Алар арасында 93  малай һәм 114 кыз.

Виктор Борисович һәм Любовь Ивановна  Пылевлар менә 40 ел инде тормыш юлыннан кулга-кул тотынышып баралар. Икесе дә – хезмәт алдынгылары, Виктор Борисович 20 ел төсле металл эшкәртү заводында, Любовь  Ивановна 28 ел дару ясау  фабрикасында намус белән эшләгән. Алар кызларына яхшы тәрбия биреп,  2 онык һәм 3 оныкчыкны үстерүдә үзләреннән зур өлеш кертәләр.


30
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Васильево шәһәр тибындагы бистәсендә бриллиант юбилярларны - Демидовлар Николай Иванович һәм Аси Алексеевнаны котладылар.

2019 елның узган чорында Бөгелмә муниципаль районында барлыгы 775 бала дөньяга килде. Ноябрь аенда 53 бала тууы теркәлде, шуларның 28е – малай һәм 25е – кыз, шул исәптән 1 игезәк пар дөньяга килгән. 18 гаиләдә беренче бала, 20 гаиләдә икенче бала туган. Өченче һәм дүртенче балалар 15 гаиләдә барлыкка килгән, 13 Бөгелмә гаиләсе күп балалы гаилә статусын алган.

Бүген, 2019 елның 30 ноябрендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә, рубин юбилярлар Фирдәвес Фәйзрахман улы һәм Гөлсинә Наил кызы Садриевларны һәм алтын туйларын билгеләп үтүче Саубан Габделхак улы һәм Хәкимә Ахмадулла кызы Шаһниевларны хөрмәтләү тантанасы узды.

 

         У каждой семьи своя история. Сегодня мы расскажем о супругах Мадишиных, проживших в любви и согласии 40 лет. 

Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Степановлар Анатолий Григорьевич һәм Деларья Зәйнулла кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр. Ирле-хатынлы Степановлар 50 ел бер-берсен ярдәм итеп, авырлыкларны җиңеп, бер-берсенә терәк-таяныч булып, кулга-кул тотынып яшиләр.

2019 елның 30 ноябрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 1100 нче номерлы язылышу турында акт теркәлде. Бу сан Хамматовлар гаиләсе Данис Фәнис улы һәм Светлана Альберт кызына туры килде. Агымдагы елның көзге чорында Әлмәт шәһәренең Никахлашу сараенда барлыгы 334 пар үзләренең гаилә бердәмлекләрен теркәделәр.

Ноябрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 27 сабый теркәлде: 12 – малай һәм 15 кыз. Шуларның 9 гаиләдә  беренче бала, 9 – икенче, 7 – өченче, 1 – дүртенче, 1 –  бишенче бала булып туган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International