Бүген, 2019 елның 30 ноябрендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә, рубин юбилярлар Фирдәвес Фәйзрахман улы һәм Гөлсинә Наил кызы Садриевларны һәм алтын туйларын билгеләп үтүче Саубан Габделхак улы һәм Хәкимә Ахмадулла кызы Шаһниевларны хөрмәтләү тантанасы узды.
Мендельсон маршы астына ирле-хатынлы юбилярлар залга уздылар һәм, ГХАТ бүлегенен Дан китабына имзаларын куйдылар. Юбилярларны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А.М. котлады, аларга ГХАТ бүлегенең истәлекле бүләкләрен тапшырды. Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Вафина Р.Р., «Южный» муниципаль берәмлеге вәкиле Гәрәева Л.В. Чыгыш ясап юбилярларны котлады
Кадерле әти-әниләрен котларга балалары, оныклары һәм оныкчыклары, туганнары килгән иде.