ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 5 декабрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда зур вакыйга – Камаловлар гаиләсе бриллиант туйларын - Мөнир Камил улы һәм Флюра Камил кызы 60 ел бергә билгеләп үттеләр! Өч бала үстергәннәр: Илһам, Резедә, Гөлшат. Хәзер 7 онык һәм 2 оныкчык үсә.

2019 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 8 нче урта белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары белән очрашу булды. «Гаилә» курсы кысаларында Гаилә кыйммәтләре, гражданлык хәле актларын теркәү органнары тарихы, демографик күрсәткечләр, шулай ук бүлек функцияләре турында кызыклы дәрес үткәрелде.


4
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 4 декабрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараеның тантаналы шартларда 68 гаиләгә ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатлары тапшырылды.

1965 ел. Яшел Үзән Шәһәре. Маргарита апасы белән җылы май кичендә биюгә бара. Яшь, бик чибәр, пөхтә егетне күреп, Маргарита аны беренче булып биюгә чакырырга уйлый. Кичләрен романтик сәяхәт, кинога бару, биюгә бару... Болар барысы да юбилярларыбызның җылы хатирәләре.


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

03.12.2019 Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Сингатовлар гаиләсенә җиденче бала туу теркәлде. Әти-әни кызын Эмилия дигән матур исем белән атаганнар. Латин теленнән тәрҗемә иткәндә ул «көчле», «тырыш», «нык» дигәнне аңлата.


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге елның унберенче аена нәтиҗәләр ясады. Шулай итеп, ноябрь аенда  Мамадыш ГХАТ булегендә 23 туу очрагы теркәлгән: елның унберенче ае районыбызга 7 малай һәм 16 кыз бүләк итте. Туган сабыйларның   алтысы – гаиләдә көтеп алынган беренче балалар булса, тугызы – икенче, җидесе – өченче, 1 бала – алтынчы булып аваз салган. Иң яшь әнигә 20, ә иң яшь  әтигә 24 тулган. Иң өлкән әнигә 41, иң өлкән әтигә – 40 яшь.

2019 елның унбер ай нәтиҗәләре буенча  Балык Бистәсе районының ГХАТ булегендә  туу турынды 92 акт теркәлде. Туган сабыйларнын – 52 малай, 40 кыз. 92 баланың  егерме алтысы гаиләдә беренче булып, утыз бере – икенче булып, тагын 28 – оченче, 7 – дүртенче бала булып туган.


1
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

Мөслим муниципаль районы ГХАТ бүлеге 2019 елның 11 аена йомгак ясады. Нинди саннар сөендерде, ә кайсылары борчыды соң?

Көннәрендә Казан шәһәрендә Бадминтон үзәгендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының 2019 елгы бадминтон буенча йомгаклау уеннары булып узды. Спартакиадада Татарстан Республикасының 16 муниципаль районы катнашты.

Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә истәлекле вакыйга – шәһәрнең күп балалы гаиләсен – Хаҗиәхмәтовлар гаиләсен хөрмәтләү булды. Илнур һәм Сөембикә Хаҗиәхмәтовлар гаиләдә өченче һәм дүртенче бала булып дөньяга килгән үзләренең игезәкләренең Адель һәм Радельның беренче документларын Азнакай район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов кулларыннан алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International