Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә истәлекле вакыйга – шәһәрнең күп балалы гаиләсен – Хаҗиәхмәтовлар гаиләсен хөрмәтләү булды. Илнур һәм Сөембикә Хаҗиәхмәтовлар гаиләдә өченче һәм дүртенче бала булып дөньяга килгән үзләренең игезәкләренең Адель һәм Радельның беренче документларын Азнакай район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов кулларыннан алдылар.
Игезәкләрнең туу турында таныклыгын тапшырганда, Айдар Хәләфетдин улы яшь гаиләгә тәрбияләүдә уңышлар теләде һәм: «Балаларыгыз тату һәм гаиләгездә сәламәт һәм бәхетле булып үссен. Сезнең гаилә районыбызның күп кенә гаиләләре өчен үрнәк булып тора. Азнакай районы, Президент һәм федераль программалар ярдәмендә, соңгы елларда нык үзгәрде. Матур яр буйлары, парклар һәм скверлар, бассейннар һәм стадионнар барлыкка килде, мәктәпләр һәм балалар бакчалары ремонтланды, яңа мәктәп һәм балалар бакчасы ачылды. Сәламәт тормыш алып барыр өчен барлык шартлар да тудырылган», диеп сүзен йомгаклады.
Бу матур теләкләргә хезмәттәшләр һәм әби-бабайлар да кушылды. Бәйрәм концерт номерлары белән уралып барды.