1965 ел. Яшел Үзән Шәһәре. Маргарита апасы белән җылы май кичендә биюгә бара. Яшь, бик чибәр, пөхтә егетне күреп, Маргарита аны беренче булып биюгә чакырырга уйлый. Кичләрен романтик сәяхәт, кинога бару, биюгә бару... Болар барысы да юбилярларыбызның җылы хатирәләре.
1969 елның 4 декабрендә яшь һәм бәхетле парлар үзләренең никахларын теркәү турындагы акт язмасына имзаларын куялар, шуңа күрә Неволютовлар гаиләсе төзелә! Алда бик кызыклы һәм бай тормыш көтә иде. Эш, яшәү урыннары үзгәрде.
Автокалага ирле-хатынлы 70 нче еллар ахырында күчеп киләләр. Равил Зеторович двигательләр заводына мастер булып урнаша. Ул – Коммунистик хезмәт ударнигы! Маргарита Антоновна мәгариф өлкәсендә хезмәт эшчәнлеген дәвам итә. Ул – Россия мәгариф отличнигы!
Мәхәббәт һәм татулыкта безнең юбилярлар балалар тәрбияләп үстергәннәр: улы Станислав һәм кызы Элеонора. Бүген аларның оныклары Егор үсеп килә-Гаилә горурлыгы. Неволютовлар бер урында утырырга яратмыйлар – алар гел файдалы нәрсә белән мәшгуль. Равил Зеторович бакчада төзергә ярата, Маргарита Антоновна үзенең бакчасын бик ярата.