03.12.2019 Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Сингатовлар гаиләсенә җиденче бала туу теркәлде. Әти-әни кызын Эмилия дигән матур исем белән атаганнар. Латин теленнән тәрҗемә иткәндә ул «көчле», «тырыш», «нык» дигәнне аңлата.
ГХАТ бүлеге белгечләре әнигә Татарстан Республикасы Президентыннан котлау адресын һәм кызларының беренче документын – туу турындагы таныклык тапшырдылар. Сабыйның сәламәт һәм бәхетле булып үсүен теләделәр.