2019 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 8 нче урта белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары белән очрашу булды.
«Гаилә» курсы кысаларында Гаилә кыйммәтләре, гражданлык хәле актларын теркәү органнары тарихы, демографик күрсәткечләр, шулай ук бүлек функцияләре турында кызыклы дәрес үткәрелде. Балалар биредә гражданлык хәле актларының нинди төрләре теркәлүен, архивның ничек формалашуын, никах теркәү шартлары нинди булуын белделәр. Өлкән сыйныф укучылары белән әңгәмәдә гаиләгә, аның һәр кешенең тормышында әһәмияте, гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым роль бирелде.