2019 елның 30 ноябрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 1100 нче номерлы язылышу турында акт теркәлде. Бу сан Хамматовлар гаиләсе Данис Фәнис улы һәм Светлана Альберт кызына туры килде. Агымдагы елның көзге чорында Әлмәт шәһәренең Никахлашу сараенда барлыгы 334 пар үзләренең гаилә бердәмлекләрен теркәделәр.
Район башкарма комитетының ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парны чын күңелдән котладылар, яңа өйләнешүчеләргә гаилә иминлеге теләделәр. Бер-берегезне яратыгыз, гаилә тормышының кыенлыкларына аңлап карарга тырышыгыз. Мөнәсәбәтләрегез еллар узу белән ныгысын, мәхәббәт ялкыны беркайчан да сүнмәсен, бергә үткәргән һәр көнегез гел шатландырсын.