Әгерҗе районында рубин туй!

2019 елның 1 декабре, якшәмбе

Виктор Борисович һәм Любовь Ивановна  Пылевлар менә 40 ел инде тормыш юлыннан кулга-кул тотынышып баралар. Икесе дә – хезмәт алдынгылары, Виктор Борисович 20 ел төсле металл эшкәртү заводында, Любовь  Ивановна 28 ел дару ясау  фабрикасында намус белән эшләгән. Алар кызларына яхшы тәрбия биреп,  2 онык һәм 3 оныкчыкны үстерүдә үзләреннән зур өлеш кертәләр.

1 нче декабрьдә ирле-хатынлы Пылевлар рубин туйларын билгеләп үттеләр. Шушы истәлекле дата белән, «Нык гаилә» партия проекты кысаларында һәм инвалидлар декадасы уңаеннан юбилярларны ТР сы Әгерҗе муниципаль районы Советында «Бердәм Россия» Партиясе Фракция җитәкчесе Нурисламов Ришат Тимер улы һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гайфуллина Гөлнара Марсель кызы котлады, алар юбилярга  Әгерҗе муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Гаилә парларына үзләренең ихлас теләкләрен җиткереп, сәламәтлек, гаилә бәхете теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International