Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Степановлар Анатолий Григорьевич һәм Деларья Зәйнулла кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр. Ирле-хатынлы Степановлар 50 ел бер-берсен ярдәм итеп, авырлыкларны җиңеп, бер-берсенә терәк-таяныч булып, кулга-кул тотынып яшиләр.
Ирле - хатынлы Степановлар ике матур бала тәрбияләп үстергәннәр, алар бу көнне әти-әниләрен шатлыклы вакыйга-гаилә тормышы юбилее белән котларга килгәннәр. Алар әти-әниләренә бик күп җылы сүзләр бүләк иттеләр.
Тантана вакытында юбилярлар балдаклар белән алмаштылар, «мактаулы юбилярлар китабына» имзаларын куйдылар, аларга Яшел Үзән районы Башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Бәйрәм ахырында Степановлар барлык катнашучыларга «алтын үбешү» һәм «Алтын вальс» бүләк иттеләр.