Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә туучылар санына йомгак ясалды

2019 елның 30 ноябре, шимбә

2019 елның узган чорында Бөгелмә муниципаль районында барлыгы 775 бала дөньяга килде. Ноябрь аенда 53 бала тууы теркәлде, шуларның 28е – малай һәм 25е – кыз, шул исәптән 1 игезәк пар дөньяга килгән. 18 гаиләдә беренче бала, 20 гаиләдә икенче бала туган. Өченче һәм дүртенче балалар 15 гаиләдә барлыкка килгән, 13 Бөгелмә гаиләсе күп балалы гаилә статусын алган.

Ноябрьдә туган иң авырбаланың гәүдә авырлыгы – 4256г. Иң җидел гәүдә авырлыгы – 1985г.

Малайлар арасында иң популяр исемнәр булып элеккечә Егор һәм Кирил кала, кызлар арасында – Амелия һәм Стефания. Узган айның иң гадәти булмаган малай исемнәре Алан һәм Арман, кызлар арасында – Иулиания.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International