2019 елның 27 ноябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Шәһәр Советы депутаты Евгений Юрьевич Архипов, Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Рафаилович Фәттахов һәм ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равиля Гильметдиновна Зарипова Чаллы шәһәренең 60 гаиләсенә сертификатлар тапшырдылар.