28 нче ноябрь көнне «Казан» Гаилә үзәгендә «Көмеш» юбилей тантанасы узды

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

25 ел элек язмышларын бер-берсенә бәйләп, Ринат Миннегаббас улы һәм Гүзәл Мансур кызы Валиуллиннар гаиләләрендә мәхәббәт һәм тугрылык саклап калдылар. Үзара ярдәм итү һәм аңлашып яшәү юбилярларга тормыш авырлыкларын җиңәргә ярдәм итә, ә аларның оптимизмы һәм тормыш энергиясе балалар өчен үрнәк булып тора.

1994 елның 12 августында Ринат һәм Гүзәл үзләренең никахларын рәсми рәвештә теркәделәр.1996 елның 16 февралендә уллары Альфред дөньяга килә. 2000 елның 25 июлендә кызлары Алсу туа.

Бәйрәм якын кешеләр белән җылы, тантаналы шартларда узды. Алар «Казан» гаилә Үзәгенең Мактау китабына имзалар куйдылар, юбилей балдаклары белән алмаштылар.

Казан ГХАТ идарәсе юбилярларга һәм аларның якыннарына сәламәтлек, якты гаилә бәхете һәм иминлек тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International