Әлмәт шәһәренең «Стоп ВИЧ/СПИД» акциясендә катнашуы

2019 елның 29 ноябре, җомга

2019 елның 25 ноябреннән 1 декабренә кадәр «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе уза. Акция халыкка ВИЧ-инфекцияне тапшыру юллары һәм профилактикалау чаралары турында мәгълүмат бирүгә, юнәлдерелгән.

Бигрәк тә яшьләр хәвефле төркемдә. Шуңа күрә бүген рухи-әхлакый тәрбия бирүгә һәм үсеп килүче буын белән мәгълүмати-агарту эшенә игътибар бирү бик мөһим.

Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парларга һәм яңа туган сабыйларның әти-әниләренә ВИЧ таралу проблемалары турында хәбәр итеп, әлеге акциягә кушылдылар, аларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International