Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә «алтын» юбилярларны котлау тантанасы узды. 50 ел бергә гомер иткән Абдуллиннар Гадил Акмал улы һәм Минҗиһан Әкрам кызы тантаналы чараның төп кунаклары булдылар.
Котлау тантанасын ЗАГС бүлеге җитәкчесе урынбасары Екатерина Романова алып барды, ул аларны юбилей белән котлады һәм Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы исеменнән гаилә кыйммәтен саклый белүләре өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Тантаналы һәм дулкынландыргыч шартларда юбилярлар Яшел Үзән районының Мактаулы юбилярлар китабына имзалар куйдылар, бер-берсен үбештеләр һәм барлык кунакларга туй вальсы бүләк иттеләр.
Юбилярлар адресына бик күп җылы котлаулар яңгырады.