ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Туй-яшь парлар өчен әһәмиятле һәм онытылмаслык көн. Туй өчен уңайлы һәм матур датаны сайлау ни дәрәҗәдә мөһим? Кемдер бу мәсьәләгә аерым әһәмият бирми, ә кемдер тантананы үткәрү өчен уңайлы көннәр булуына ышана, бу киләчәктә берлек иминлегенә йогынты ясый ала. Әмма һәрвакыт шуны истә тотарга кирәк: иң мөһиме – мөнәсәбәтләр, калганы – тормыш сыйфатына йогынты ясамый торган өстәмә генә. Мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч – нык һәм бәхетле гаиләнең нигезе.

19 декабрь көнне Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда «Гаилә учагы җылысы» дип исемләнгэн буыннар очрашуы оештырылды. Анда озак еллар тату гомер итүче гаиләләр һәм яңа өйләнешкән парлар чакырылган иде.   Гаиләләр очрашуы рәсми мизгелләрдән башланды: юбилярлар районның юбилярлар китабына имзаларын салдылар.  

         2019 елның 19 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 11 никах теркәлде.


18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәм – Татарстан Республикасының гражданлык хәле актларын теркәү органнары хезмәткәре көне белән котлыйм!

Бүген, Гражданлык хәле актларын теркәү органнары хезмәткәрләре көнендә, Чистай Никахлашу сараенда тууны тантаналы рәвештә теркәү узды. Бәхетле ата –аналарны -Тюлькиннар Кристина һәм Константин чын күңелдән ГХАТ бүлеге коллективы котлады.

18 декабрь көнне ГХАТ органнары хезмәткәрләре көне – һөнәри бәйрәмдә Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә тармак ветераннары белән очрашу узды.

2019 елның 18 декабрендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә район социаль приютында тәрбияләнүчеләр экскурсиягә килделәр. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Суниева Э.З. балаларга ЗАГС органнарының тарихы турында сөйләде, бүлек эшчәнлегенең төп тармаклары белән таныштырды, кияү һәм кәләш бүлмәсен күрсәтте.

2019 елның 18 декабрендә, Россия ГХАТ органнары оешу көнен бәйрәм итү кысаларында, Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә «бриллиант» һәм «алтын» юбилярларны хөрмәтләү программасы узды.  Тормышларының зур өлешен кулга-кул тотынып яшәгән 14 пар залда балалары һәм оныклары, туганнары һәм дуслары белән булдылар.

2019 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Яков кызы Миннигалямова бүлек коллективына уртак нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде, барысын да һөнәри бәйрәмнәре белән котлады!

18 декабрьдә ГХАТ бүлеге коллективы, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре көне уңаеннан, 20 елдан артык авыл җирлекләрендә эшләгән ветераннар белән очрашты. ЗАГС органнары үсешенә керткән бәяләп бетергесез хезмәтләре өчен рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре белән элеккеге коллегаларын җылы һәм уңайлы шартларда ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лилия Салих кызы Гомәрова котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International