19 декабрь көнне Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда «Гаилә учагы җылысы» дип исемләнгэн буыннар очрашуы оештырылды. Анда озак еллар тату гомер итүче гаиләләр һәм яңа өйләнешкән парлар чакырылган иде. Гаиләләр очрашуы рәсми мизгелләрдән башланды: юбилярлар районның юбилярлар китабына имзаларын салдылар.
Гаиләдә татулык булса, бер-береңне аңлап, бер-береңә ярдәмләшеп яшәгәндә бу тормышта бик күп нәрсәләргә ирешеп була. Гаилә ул – җылы учак. Шушы учак мәңге сүнмәсен, сүрелмәсен. Аның янына һәр гаилә әгъзасы теләп җыелсын. Гаиләләребезнең нигезе нык, какшамас булсын. Аны беркем дә, беркайчан да җимермәсен. Кичә бик күңелле узды. Мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән артистлар да үз чыгышларын тантана идеясенә туры китереп әзерләгәннәр иде.