Чистай ГХАТ бүлеге белгечләре үзләренең һөнәри бәйрәмендә тууны тантаналы рәвештә теркәделәр

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Бүген, Гражданлык хәле актларын теркәү органнары хезмәткәрләре көнендә, Чистай Никахлашу сараенда тууны тантаналы рәвештә теркәү узды. Бәхетле ата –аналарны -Тюлькиннар Кристина һәм Константин чын күңелдән ГХАТ бүлеге коллективы котлады. Ата-аналар һәм яңа туган Василиса адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде. Гаиләдә бу беренче һәм бик көтелгән бала!

Һөнәргә һәм кешеләргә карата мәхәббәт, җылылык, үз вазыйфаларын башкарганда кичерә белү ГХАТ хезмәткәрләренә гомерләренең иң истәлекле мизгелләрендә кешеләр белән калырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International