18 декабрьдә ГХАТ бүлеге коллективы, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре көне уңаеннан, 20 елдан артык авыл җирлекләрендә эшләгән ветераннар белән очрашты.
ЗАГС органнары үсешенә керткән бәяләп бетергесез хезмәтләре өчен рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре белән элеккеге коллегаларын җылы һәм уңайлы шартларда ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лилия Салих кызы Гомәрова котлады. Чакырылган ветераннар бер-берсен истәлекле очрашу белән котладылар, Килгән кунаклар ГХАТ бүлеге эшчәнлеге турында хатирәләре белән уртаклаштылар, тормышлары турында сөйләделәр. Чара барлык катнашучылар белән истәлеккә фотога төшү һәм бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.
Өлкән буын белән мондый очрашулар – ул өлкән буын кешеләренең хезмәтен хөрмәтләү һәм бәяләү билгесе. Ә ветераннарның тормыш позициясе, ЗАГС органнарында эшләүгә тугрылыклы мөнәсәбәт – төрле буын вәкилләре ГХАТ органнары хезмәткәрләре өчен үрнәк.