ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре көне уңаеннан, бүлек хезмәткәрләре Никахлашу сарае буенча экскурсия үткәрделәр һәм укучыларга гражданлык хәле актларының нинди төрләре булуы турында сөйләделәр, балаларга таныклык бланкларын күрсәттеләр, акт язулары архивының ничек формалаштырылуын сөйләделәр.
Хәзерге ЗАГС органнары тарихы 1917 елның 18 декабреннән, РСФСР Халык Комиссарлары Советының «Гражданлык никахы, балалар һәм халәт актлары кенәгәләрен алып бару турында»гы Декреты кабул ителгән вакыттан башлана.
18 декабрь көнне «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Чүпрәле районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә экскурсиядә булдылар. Экскурсияне ГХАТ бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова үткәрде.
18 декабрҗдә – ГХАТ хезмәткәрләре көне. Кешенең тормышы, туганнан үлгәнгә кадәр, ГХАТ бүлеге аша үтә.
Димтамак авылында гомер итүче Гүзәл һәм Ленар Исмәгыйлевлар гаиләсендә игезәк балалары Дина һәм Рина туды. «Ике малайдан соң бик тә кыз алып кайтасыбыз килгән иде. Ходай Тәгалә берьюлы икене бирде», – дип елмая дүрт бала анасы Гүзәл ханым.
18 декабрь – Россия Федерациясе ГХАТ органнары хезмәткәрләре көне. Россия Федерациясе ГХАТ органнары тарихы 1917 елның 18 декабрендә башлана. Бу көнне «Никахлашу, балалар һәм халәт актлары кенәгәләрен алып бару турында»гы декрет имзаланды.
Муниципаль хезмәткәрләрнең үз вазыйфаларына туры килүен билгеләү максатыннан Чистайда муниципаль хезмәткәрләрнең чираттагы аттестациясе үткәрелде. Аттестация комиссиясе эш тәҗрибәсен, гамәлдәге законнарны белүләрен, бүлек белгечләренең йөкләнгән эше өчен җаваплылыкны билгеләп үтте.
50 ел бергә яшәгән ундүрт гаилә Мендельсон маршы астында залга узды. Бәйрәм залында шулай ук аларның туганнары, якыннары, дуслары – тантана сәбәпчеләре белән шатлыклы минутлар бүлешергә килгән кешеләр җыелды.
Бу уңайдан районга «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Район ЗАГС бинасында 14 яше тулган яшь егет-кызларга паспортлар тапшыру тантанасы үтте.
2019 елның 17 декаберь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 25 пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Жир Дмитрий Александр улы һәм Наталья Станислав кызы гайләсендэ булды. Балаларга матур Алёна һәм Милана исеме кушылды.